-
1 кирәге килеп чыгу
-
2 кирәге чыгу
= кирәге килеп чыгу; кирәге чыгып кую пона́добитьсяминем нигә кирәгем чыкты әле? — заче́м я пона́добился?
әйттем бит, кирәге килеп чыгар дип — сказа́л же, что пона́добится
-
3 кирәк
1. предик.; безл.1)а) на́до, ну́жно, необходи́мо, тре́буется (иметь кому-чему-л.)тагын өч укытучы кирәк — тре́буются ещё три учи́теля
безгә буш сүз түгел, эш кирәк — нам нужны́ не пусты́е слова́, а дела́
шулай кирәк, шулай булырга тиеш тә — так ну́жно, так и должно́ быть
син миңа кирәк(сең) — ты мне ну́жен
б) в сочет. с гл. на -рга на́до, ну́жно, необходи́мо, сле́дует; надлежи́т книжн., на́добно прост. (что-л. делать)уйлап карарга кирәк — на́до (сле́дует) поду́мать
чара күрергә кирәк — необходи́мо приня́ть ме́ры
сөйләшеп алырга кирәк — ну́жно поговори́ть
2) с условной ф. гл. (чаще с вспом. гл. булу) ви́димо, вероя́тно, по-ви́димому, возмо́жно, наве́рное, ка́жетсясалкын тигән булса (булырга) кирәк — ви́димо, простуди́лся
автобус сәгать бишләрдә килсә кирәк — авто́бус, возмо́жно, прибу́дет к пяти́ часа́м
ул бу турыда белсә кирәк — он, ка́жется (ви́димо), об э́том зна́ет
3) в сочет. с вопр. мест. и с ф. инфинитива на -мак,-мәк как тут; что тут, ра́звебу юлдан ничек бармак кирәк? — как тут прое́дешь по тако́й доро́ге?! что тут поде́лаешь?!
каян алмак кирәк? — отку́да возмёшь?
мондый суны ничек эчмәк кирәк — ра́зве мо́жно пить таку́ю во́ду?
кирәк нәрсә — ну́жная вещь
кирәк очракларда — в ну́жных слу́чаях
5) в знач. сущ.; в притяж. ф. на́добность, необходи́мость, нужда́; потре́бностьтормыш кирәкләрен кайгырту — позабо́титься о жите́йских ну́ждах
юл кирәкләрен әзерләү — пригото́вить доро́жные принадле́жности
•- кирәге килеп чыгу
- кирәге чыгып кую
- кирәгеннән артканы
- кирәгеннән артык
- кирәк булганда
- кирәк булу
- кирәге булу
- кирәк булып кую
- кирәге булып кую
- кирәк булса
- кирәк була калса
- кирәк була калганда
- кирәк булырдай булса
- кирәк вакытта
- кирәк чакта
- кирәк чагында
- кирәк кадәр
- кирәге кадәр••кирәге бар (иде) — пренебр. о́чень (уж) ну́жно; была́ нужда́!
кирәге бер тиен — пренебр. грош цена́ (кому-чему-л.), гроша́ ме́дного (ло́маного) не сто́ит
кирәген алу — получи́ть по заслу́гам; быть нака́занным; достава́ться на калачи́ (кому-л.)
кирәк бит — (ведь) на́до же
кирәк кайчан — всегда́, когда́ уго́дно, когда́ бы ни́ было; хоть когда́
кирәк кем дә — ка́ждый, любо́й
кирәк кем булсын — любо́й, кто уго́дно; кто бы ни́ был; хоть кто
- кирәгем исәкирәк нәрсә булсын — любо́й, како́й уго́дно; что бы ни́ было, хоть что
- кирәген бирү 2. союз1) перечисл.; книжн. и..., и..., как..., так и...трагедия жанры кирәк язучыдан, кирәк театр коллективыннан зур осталык таләп итә — жанр траге́дии тре́бует большо́го мастерства́ и (как) от писа́теля, и (так и) от коллекти́ва теа́тра
2) уступ. хоть..., хоть...кирәк бүген, кирәк иртәгә булсын — хоть сего́дня, хоть за́втра
3. частица усил.кирәк ачулан, кирәк үпкәлә — хоть серди́сь, хоть обижа́йся
кирәк барысын да алыгыз — хоть всё бери́те (забира́йте)
кирәк каян тап — хоть где найди́; найди́, где хо́чешь
кирәк бүген үк — хоть сего́дня же
-
4 следовать
несов.1) за кем-чем (идти следом) ияреп бару, артыннан бару (килү)2) за чем [артыннан] килү, булып тору, үтеп тору3) бару4) ( кому-чему), книжн. иярү, охшарга тырышу, тоту5) килеп чыгу6) безл.; с неопр. кирәк7) безл. с кого-чего и кому (причитаться) тиеш, кирәк• -
5 эш
сущ.1) в разн. знач. рабо́та, де́ятельность, заня́тие, труд, де́ло || рабо́чий, трудово́йэшкә алу — приня́ть на рабо́ту
эшкә башлау (керешү) — приступи́ть к рабо́те (заня́тиям); принима́ться за де́ло
эш белән тәэмин итү — обеспе́чивать рабо́той
төзелеш эшләре — строи́тельные рабо́ты
урып-җыю эшләре — убо́рочные рабо́ты
тикшерү эшләре — иссле́довательские труды́
эшеннән бүлү (бүлдерү) — оторва́ть от рабо́ты (де́ла, заня́тия)
йорт эшләре — рабо́ты (дела́) по до́му (хозя́йству)
файдалы эш белән шөгыльләнү — занима́ться поле́зным трудо́м
эш кораллары — ору́дия труда́
эш шартлары — усло́вия труда́
эш вакыты — рабо́чее вре́мя
эш бүлмәсе — рабо́чий кабине́т
эш дәрте — трудово́й энтузиа́зм
эш башында мактанма, эш беткәч мактан — погов. не хвали́сь нача́лом де́ла, хвали́сь его́ концо́м
эш беткәч уйнарга ярый — погов. ко́нчил де́ло, гуля́й сме́ло
эше юкның ашы юк — кто без рабо́ты, тот без хле́ба
эшләрең уңышлы булсын! — пусть дела́ твои́ бу́дут уда́чными
2) де́ло, положе́ние, обстано́вка, обстоя́тельствоэшләр ничек? — как дела́?
эш җайланды — де́ло (положе́ние) ула́дилось
эшләр катлауланды — обстано́вка осложни́лась
кеше эшенә катнашмау — не вме́шиваться в чужи́е дела́
эш шуңа бара — де́ло идёт к э́тому
3) де́ло, вопро́с, пробле́маэш әле хәл ителмәгән — де́ло (вопро́с) ещё не решено́
җир эшләре идарәсе — управле́ние земе́льными дела́ми
эш белән килү — прийти́ по де́лу
финанс эшләре — фина́нсовые дела́ (пробле́мы)
эшне тыныч юл белән хәл итү — ула́дить де́ло (вопро́с) ми́рным путём
эшкә рәсми төс бирү — прида́ть де́лу официа́льный хара́ктер
4)а) профе́ссия, заня́тие, слу́жба || служе́бныйнинди эштә эшлисең? — что у тебя́ за слу́жба (профе́ссия)?
эшеннән алу — снять с рабо́ты, отстрани́ть от слу́жбы
укытучылык эше — профе́ссия учи́теля
хәрби эшкә күчерү — перевести́ на вое́нную слу́жбу
эш адресы — служе́бный а́дрес
эш телефоны — служе́бный телефо́н
б) до́лжность, постҗаваплы эштә эшләү — занима́ть отве́тственную до́лжность
директорлык эшенә билгеләү — назна́чить на пост дире́ктора
5) де́ло, де́йствие, пра́ктикаэш нәрсә күрсәтер — что пока́жет пра́ктика (де́ло)
сүз түгел, конкрет эш кирәк — нужны́ не слова́, а конкре́тные дела́ (де́йствия)
эштә сынау — прове́рить в де́ле (на пра́ктике)
6)а) рабо́та, произведе́ние, изде́лиекүргәзмәдә рәссамның яңа эшләре — на вы́ставке но́вые рабо́ты (произведе́ния) худо́жника
кул эшләре — ручны́е изде́лия
фәнни-тикшеренү эше — нау́чно-иссле́довательская рабо́та
диплом эше — дипло́мная рабо́та
б) произво́дствотире эшкәртү эше — коже́венное произво́дство
Бохара келәмчеләре эше — произво́дство буха́рских ковро́вщиков
7) собы́тие, происше́ствие, слу́чай, де́локөтелмәгән эш килеп чыгу — случи́лось непредви́денное де́ло (происше́ствие)
күз алдында булган эш — слу́чай, происше́дший на глаза́х; слу́чай, кото́рый произошёл (в его́) прису́тствии
эш кичкә таба булды — де́ло бы́ло бли́же к ве́черу
бу эшкә аның катнашы юк — он не име́ет отноше́ния к э́тому происше́ствию
8) юр. де́ло || делово́йҗинаять эше — уголо́вное де́ло
суд эшләре материаллары — материа́лы суде́бных дел
эш хаты — делово́е письмо́
9) высок.; юр. дея́ние, де́йствие; де́ло, посту́покерак бабаларыбызның эшләре — дея́ния на́ших далёких пре́дков
бөек эшләр — вели́кие дея́ния
егет эшеннән беленер — погов. мо́лодец узнаётся по посту́пкам (дела́м)
явыз эш — зловре́дный посту́пок
10) лингв. де́йствие, проце́ссэшнең билгесен белдерү — ука́зывать при́знак де́йствия
•- эш атнасы
- эш аты
- эш башында торучы
- эш белән мавыгу
- эш берәмлеге
- эш вакыты
- эш кәгазьләре
- эш киеме
- эш көне
- эш көче
- эш кылу
- эш остасы
- эш өстәле
- эш сәгате
- эш сөюче
- эш ташлау
- эш ташлаучы
- эш хайваны
- эш терлеге
- эш хакы
- эш ялы
- эш хуҗасы
- эшкә алыну
- эшкә тотыну
- эшкә сәләтле
- эшкә сәләтлелек
- эшнең башы
- эшсез булу
- эшсез калу
- эштән куу
- эштән чөю
- эштән чыгару
- эштән чыгу
- эш башында
- эш башыннан
- эш белү
- эш бетерү
- эш итү
- эш йөртү
- эш кузгату
- эш күтәрү
- эш кулы
- эш куллары
- эш күрсәтү
- эш күрү
- эш кыру
- эш өсте
- эш сөю
- эш торгынлыгы
- эшкә ашмаслык
- эшкә ашыру
- эшкә ашу
- эшкә җигү
- эшкә кертү
- эшкә тарту
- эшкә катнаштыру
- эшкә җәлеп итү
- эшкә яраклы
- эшкә яраксыз
- эшкә ярау••эш алга бармау — дела́ (де́ло) ни с ме́ста, де́ло стои́т на ме́сте
эш анда түгел — де́ло не в э́том
эш (майлагандай) бара — де́ло идёт (как по ма́слу), де́ло пошло́
эш барып чыкмау — не получа́ться, быть безрезульта́тным
эш башка — де́ло друго́е (ино́е)
эш баштан ашкан — см. эш бугаздан
эш башы — хозя́ин, организа́тор де́ла
эш башына кую (менгерү) — поста́вить у руково́дства, назна́чить на руководя́щий пост
эш булдыру — быть уме́лым/предприи́мчивым, быть смека́листым (иску́сным) в рабо́те; уме́ть провора́чивать дела́
эш булсын дип — добросо́вестно; на со́весть (де́лать, рабо́тать); не за страх, а на со́весть
эш бүрттерү — пока́зывать вид де́льного челове́ка
эш җайда — всё в поря́дке; дела́ иду́т хорошо́
эш калдырып — впусту́ю, по́пусту
эш качмас — рабо́та подождёт; рабо́та не волк, в лес не убежи́т
эш мөшкел (начар, харап, хөрти, яман, шәптән түгел) — дела́ пло́хи, де́ло дрянь, де́ло таба́к прост.
эш муеннан — см. эш бугаздан
эш нәрсәдә (соң)? — в чём де́ло, за чем (кем) де́ло ста́ло?
эш тормас — де́ло не ста́нет (не постои́т) (за кем, чем-л.)
эш түгел — (э́то) не де́ло, су́щий пустя́к; па́ра пустяко́в; плёвое де́ло прост.
эш тыгызга килү (терәлү) — станови́ться/стать ту́го
эш узган (үткән) — уже́ по́здно, слу́чай (моме́нт) упу́щен, всё ко́нчено
эш (китереп) чыгару — завари́ть ка́шу; затева́ть (что-л.); вызыва́ть/вы́звать ли́шние хло́поты
эш чыгара алмау — зава́ливать/завали́ть де́ло
эш эшләү — де́ло де́лать
эш эштән үткән (узган) — де́ло уже́ сде́лано; вопро́с уже́ разрешён
эш юктан (эш булсын дип) — от не́чего де́лать
эш ясау — наде́лать хлопо́т (дел)
эше беткән — (его́) пе́сенка спе́та, (его́) ка́рта би́та, ему́ кры́шка прост.
эше көлеп тора — отли́чная рабо́та
эшем иясе (кешесе) — ирон. работя́га, трудя́га
эшем(не) кырган кешедәй — ирон. бу́дто го́ры свороти́л
эшен китерү — редко всы́пать (кому-л.) проучи́ть; показа́ть ку́зькину мать прост.
эшең бетте, кодагый — и де́лу коне́ц
эшең түгел — не твоё де́ло, не твоего́ ума́ де́ло
эшкә салкын карау — манки́ровать рабо́той
эшкә чуму — уйти́ (погрузи́ться) в рабо́ту; погрузи́ться в (какое-л.) заня́тие
эшкә ярату — пусти́ть (употреби́ть) в де́ло
аның эше харап — де́ло его́ труба́
эшне бетерү — разде́латься (с кем, чем-л.)
эшне бозу (сүтү, җимерү) — расстро́ить (испо́ртить), испога́нить прост. развали́ть, разла́дить де́ло; завари́ть ка́шу
эшне бутау (буташтыру, чуалту) — запу́тать де́ло, запу́тать ка́рты, замета́ть следы́
эшне зурга җибәрү — раздува́ть, сгуща́ть кра́ски; де́лать из му́хи слона́
эшне аңлау — разбира́ться в де́ле; быть све́дущим (компете́нтным) ( в чём); знать (понима́ть) толк ( в чём)
эштә исә — на де́ле, на са́мом де́ле
эштә сыналган — испы́танный в де́ле
эштән калдыру — меша́ть рабо́тать, отвлека́ть от рабо́ты
эштән чыгарып — на всю кату́шку; в пух и прах (бить, ругать)
- эш башына менүэштән чыгып йөрү — прост. опуска́ться/опусти́ться; теря́ть/потеря́ть челове́ческий о́блик
- эш бугаздан
- эш бугазга терәлгән
- эш каеру
- эш майтару
- эш пешү
- эш терәлү
- эш төшү
- эшен белү
- эшен бетерү
- эштән чыгып -
6 күз
сущ.1) глаз, о́ко уст. и поэт.матур зәңгәр күзләр — краси́вые голубы́е глаза́
кылый күз — раско́сые глаза́
күзләр яшьләнү — появле́ние слёз на глаза́х
күз авырулары — глазны́е боле́зни
күз даруы — глазны́е ка́пли
күз клиникасы — глазна́я кли́ника
күз - күңелнең көзгесе — (погов.) глаза́ - зе́ркало души́
күз күрә дә, буй җитми — (посл.) ви́дит о́ко, да зуб неймёт
ышанма күзеңә, ышан сүземә — (погов.) не верь (свои́м) глаза́м, верь (мои́м) слова́м
күзләр матурны, иреннәр татлыны ярата — (посл.) глаза́ лю́бят краси́вое, уста́ - сла́дкое
2) зре́ние, глаз || зри́тельныйүткен күз — о́стрый (намётанный) глаз
тәҗрибәле күз — о́пытный глаз
күз күреме — по́ле зре́ния, кругозо́р
күздән югалу — исче́знуть из по́ля зре́ния
күз алдану — обма́н зре́ния, опти́ческий обма́н
күз хәтере — зри́тельная па́мять
3) взгляд, взоркүз йөртеп чыгу — обвести́ взгля́дом, оки́нуть взо́ром
күзләр белән озатып калу — провожа́ть взгля́дом
күзләрне еракка төбәү — устреми́ть взо́ры вдаль
4) перен.; разг. глаз (надзор, просмотр)балаларга ана күзе кирәк — де́тям ну́жен матери́нский глаз
монда җаваплы кеше күзе җитми — здесь не хвата́ет глаз отве́тственного лица́
һәр җирдә аның үз күзе — везде́ у него́ свой глаз
5) ушко́ ( иголки)йозак күзе — ушко́ замка́
6) дыра́, отве́рстие, проу́шинабалта күзе — проу́шина топора́
7) глазо́к ( двери)8) разг. звено́, глазо́к (окна, рамы)9) пе́тля́ ( на вязальных изделиях)күз төшерү — спусти́ть пе́тлю
10) яче́йка, ячея́җәтмә күзенә эләккән балык — ры́ба, застря́вшая в яче́йках се́ти
кәрәз күзе — со́товая ячея́
11) бот. глазо́к (у картофеля, деревьев, растений)12) перен. я́мка ( в каше для масла)13) ме́лкая полынья́ ( на поверхности льда)14) в притяж. ф. обозначает место, подвергающееся сильному воздействию солнца, ветра и т. п., или середину, центр чего-л.җил күзенә утыру — сесть в са́мое ве́треное ме́сто
күлләвекнең күзенә басу — наступи́ть в са́мую середи́ну лу́жи
15) по́ры (у сыра, хлеба); см. тж. күзәнәк 5)17) в знач. нареч.; в исх. п.; разг. күзеннән до краёв, до́верху ( о жидкости в сосуде); см. тж. мөлдерәмә18) в знач. нареч.; в направит. п.; разг. күзгә на вид, со стороны́күзгә бик таза — на вид о́чень здоро́вый
халык күзендә — в глаза́х люде́й, пе́ред наро́дом
•- күз агу- күз агы
- күз алмасы
- күз бәйләш
- күз врачы
- күз кабагы
- күз карасы
- күз карашы
- күз койрыгы
- күз күрмәү
- күз күрмәс булу
- күз кысу
- күз мускулы
- күз нуры
- күз талдыру
- күз талу
- күз тәбә
- күз томалану
- күз төбе
- күз үләне
- күз уты
- күз чокыры
- күз чыгару
- күз ясмыгы
- күз ялтыравыгы
- күз яше
- күз яше юлы
- күз яшь бизләре
- күзгә ак төшү
- күзгә күренми торган
- күзгә күренмәслек
- күзе китү
- күзеннән итү
- күзләр йомылу••күз агы белән карау — посмотре́ть зло́бно, вражде́бно
күз агы кебек саклау — бере́чь как зени́цу о́ка
күз алакаю — см. күз алару 1)
күз аларту — прост. стро́ить гла́зки (кому-л.)
күз алды (аллары) караңгылану (томалану, чуарлану) — помути́ться в глаза́х (от волнения, бессилия и т. п.)
күз алдына килү (килеп басу) — ожива́ть (ожи́ть, встава́ть/встать) пе́ред глаза́ми; предста́ть пе́ред глаза́ми
күз алдына китерү (китереп бастыру) — предста́вить, вообрази́ть
күз алдында чуалу — верте́ться на глаза́х (пе́ред глаза́ми); лезть в (на) глаза́
күз алдыннан уздыру (кичерү) — предста́вить мы́сленно
күз алдыннан узу (кичү) — промелькну́ть пе́ред глаза́ми
күз алмашу (алышу) — обменя́ться взгля́дами
күз артында — за глаза́, загла́зно
күзе астында — под (чьим-л.) наблюде́нием (контро́лем); в прису́тствии (кого-л.)
күз атып йөрү — быть влюблённым (в кого-л.)
күз ачарлык түгел — см. күз ачкысыз
күз ачып күз йомганчы — не успе́ть гла́зом моргну́ть; в мгнове́ние о́ка; вмиг
күз(ләр) әлҗе-мөлҗе килү — в глаза́х потемне́ло (помути́лось), в глаза́х ряби́т
күз әшнәлеге (танышлыгы) — случа́йное знако́мство, ша́почное знако́мство
күз бәйләнү — смерка́ться, темне́ть
күз бәйләү — см. күз буу
күз(ләр) белән ашау — есть (поеда́ть, пожира́ть) глаза́ми
күз белән сөзү — впе́риться
күз(не) бетерү (бетәштерү) — ослабля́ть/осла́бить зре́ние, по́ртить, испо́ртить зре́ние
күз буяу — втира́ть/втере́ть очки́; пуска́ть/пусти́ть пыль в глаза́; зама́зать глаза́ (кому-л.) прост.
күз буяучылык — очковтира́тельство
күз дә йоммау — и глаз не сомкну́ть
күз дә йоммыйча — и гла́зом не моргну́в
күз дә каш урынына күрү — леле́ять, оберега́ть
күз(ләр) дүрт булу — широко́ раскры́ть глаза́, вы́таращить, вы́лупить глаза́ (от удивления, изумления или страха)
күз җиткән кадәр — наско́лько хвата́ет глаз; куда́ достига́ет взгляд
күз җитмәгән — далёкий, незнако́мый, неизве́стный (о землях, крае, стране)
күз җитмәслек — необозри́мый, неогля́дный
күз иләге аша үткәрү — прочита́ть внима́тельно, крити́чески (книгу, рукопись, статью и т. п.)
күз (дә) иярмәү — де́лать (что-л.) ло́вко, прово́рно (букв. гла́зом не уследи́ть; глаза́ не поспева́ют за чем-л.); спо́риться в рука́х (у кого-л.), скор на́ руку
күз иярмәс(лек) тизлек белән — молниено́сно, мгнове́нно; с молниено́сной быстрото́й
күз йомдыру — обмишу́лить
күз йомып алу — вздремну́ть, прикорну́ть
күз йомып йөрү (тору) — смотре́ть сквозь па́льцы (до поры до времени)
күз йомып калу — проморга́ть, прозева́ть
күз йомып та табу — находи́ть (найти́) с закры́тыми глаза́ми (т. е. хорошо знать местонахождение кого, чего-л.)
күз йөгертү (йөгертеп чыгу) — просмотре́ть бе́гло (пове́рхностно), пробежа́ть глаза́ми
күз (кабагы) тарту — подёргивание ве́ка (по суеверию: к радости или к неприятности)
күз камашу — см. күз чагылу
күз карасы кебек асрау — бере́чь, леле́ять, носи́ть на рука́х (кого-л.)
күз карасы кебек (күз карасыдай) саклау — бере́чь (храни́ть) как зени́цу о́ка; бере́чь пу́ще гла́за (кого-л., что-л.); леле́ять, пе́стовать (кого-л.)
күз карашка — на вид, вне́шне
күз качыру — скрыва́ться, не пока́зываться
күз күргән якка — куда́ глаза́ глядя́т; на все четы́ре сто́роны
күз күреме җирдә, күз күремендә — ско́лько досту́пно гла́зу
күз күреме җиткән кадәр — в преде́лах обозрева́емости (досяга́емости)
күз күреме җитмәслек — необозри́мый, необъя́тный
күз күрер (әле) — ви́дно бу́дет, посмо́трим
күз күрмәгән — незнако́мый, неизве́стный
күз күрмәгән, колак ишетмәгән — неви́данный, неслы́ханный (доселе)
күз күрмәс, колак ишетмәслек (җир) — далёкий, да́льний ( край)
күз кысышу — переми́гиваться, подмигну́ть друг дру́гу
күз(ләр) мәңгегә йомылу — засну́ть (усну́ть) ве́чным (моги́льным, после́дним) сном
күз нуры түгү — о напряжённой работе, связанной со зрением
күз очы белән, күз очтан — см. күз кырые белән генә
күз салгалау — посма́тривать, погля́дывать
күз сирпү (сирпеп алу) — метну́ть взгляд (из-под брове́й); бро́сить бы́стрый взгляд
күз суын түгү — см. күз яше түгү
күз(ләр) сүнү — поту́хнуть, потускне́ть, поблёкнуть ( о глазах)
күз терәге — опо́ра, наде́жда (чья-л.) (единственный человек, на которого вся надежда)
күз терәп — с наде́ждой
күз тимәсен (тия күрмәсен) — как бы не сгла́зить
күз томалау — надева́ть шо́ры на глаза́; отводи́ть глаз
күз төшерү — броса́ть (бро́сить, кида́ть/ки́нуть) взгляд (на кого, что-л.)
күз тышта калу — (букв. оста́вить глаза́ на у́лице) не ви́деть помеще́ние пока́ глаза́ не привы́кнут
күз уйнату — стро́ить гла́зки
күз уңында тоту — см. күздә тоту 1)
күз үлчәме (үлчәве) — глазоме́р
күз җиткән кадәр — наско́лько хвата́ет глаз; куда́ достига́ет взгляд; күз җитмәслек необозри́мый, неогля́дный
күз чамасы белән — на глазо́к, на глазоме́р
күз(ләр) чекерәю — см. күз акаю
күз(ләр) чуарлана — в глаза́х ряби́т
күз чыга язу — прогляде́ть (просмотре́ть) все глаза́
күз чыгу — осле́пнуть, лиши́ться глаз
күз яздырып — скры́тно; та́йно
күз яктысында — пока́ ви́дно, пока́ не стемне́ло; за́светло
күз яше (яшьләре) белән — в слеза́х (просить, умолять)
күз яше (яшьләре) төшәчәк (тотачак) — отолью́тся (чьи-л.) слёзы (слёзки) (кому-л.)
күз яше кою — утопа́ть в слеза́х
күз яшенә буылу (тыгылу, төелү) — глота́ть слёзы
күз яшьләренә ирек бирү — дать во́лю слеза́м, лить слёзы в три ручья́
күзгә алырлык — заслу́живающий внима́ния
күзгә бәрелү (ташлану) — броса́ться (кида́ться) в глаза́
күзгә бәреп (бәрелеп) тору — бить в глаза́, ре́зать глаза́ (глаз)
күзгә ике булып күренү — двои́ться в глаза́х
күзгә йокы кермәү — не сомкну́ть глаз
күзгә карап көлү — смея́ться в глаза́ (издеваться, оскорблять)
күзгә карап җан сату — врать как си́вый ме́рин
күзгә керерлек (керердәй) булып — при́стально (смотреть на кого-л.)
күзгә кереп бару (керергә тору, керәм дип тору) — лезть на глаза́ (привлекать к себе чьё-л. внимание)
күзгә керү — лезть в глаза́ ( стараться быть замеченным)
күзгә көл сибү — пуска́ть/пусти́ть (кому-л.) пыль в глаза́
күзгә көя булу — см. күз көеге булу
күзгә күзне куеп — с гла́зу на глаз
күзгә күренеп — (пря́мо) на глаза́х, заме́тным о́бразом
күзгә күренеп калу (китү) — показа́ться (появи́ться) в по́ле зре́ния; промелькну́ть
күзгә (дә) күренмәү — не пока́зываться на глаза́; не пока́зывать и но́са
күзгә терәү (сугу) — одура́чить, оста́вить в тру́дном положе́нии
күзгә төртелү (бәрелү, бәрелеп тору) — броса́ться в глаза́; коло́ть глаза́, мозо́лить глаза́
күзгә төтен җибәрү — пусти́ть в глаза́ пыль (дым)
күзгә төшкән чүп (ак) кебек — как бельмо́ на глазу́
күзгә эләрлек — досто́йный внима́ния
күзгә яшь тыгылу — слёзы подступи́ли к го́рлу
күздә тотылу — име́ться в виду́
күздә ут уйнау (кабыну, яну), күзләре ут уйнау — глаза́ разгоре́лись; глаза́ искря́тся
күздә чүп булып тору — мозо́лить глаза́ (кому-л.) прост.
күздән очкыннар чәчү — сверка́ть/сверкну́ть (мета́ть мо́лнии) глаза́ми (на кого-л.)
күздән пәрдә ачылган кебек булу — сло́вно (то́чно) пелена́ с глаз спа́ла
күздән югалту — потеря́ть из ви́ду
күздән югалу (юк булу) — уйти́ (вы́пасть, исче́знуть) из по́ля зре́ния
күзе атылып чыгарга тора — глаза́ на лоб вы́лезли, глаза́ вы́лезли из орби́т
күз(ләр)е дә йөз(ләр)е — на глаза́х; см. тж. күз алды
күзе очлы — ос́трый на глаз (глаза́)
күз(ләре)е тоз булу — ждать не дожда́ться, прогляде́ть (вы́смотреть) все глаза́
күзе туймас (кеше) — ненасы́тный, жа́дный, а́лчный (человек)
күзе тую — насы́титься (чем-л.); удовлетвори́ться
күзе чыккан — быва́лый, о́пытный (в каком-л. деле); вида́вший ви́ды
күзләре чыксын! — чтоб его́ глаза́ ло́пнули! чтоб ему́ бы́ло пу́сто!
күз(ләр)е әйтеп тора — по глаза́м ви́дно
күзе җете — хорошо́ ви́дит, зре́ние хоро́шее
күз(ләр)ем күрмәсен иде — глаза́ бы мои́ не ви́дели (не гляде́ли)
күзем (чәчрәп) чыксын! — пусть глаза́ мои́ ло́пнут!
күземнән югал — прост. с глаз доло́й
күземә күренмә(гез) — вон отсю́да, с глаз доло́й
күзен алу — отвести́ взгляд, пря́тать глаза́
күз(ләр)ен зур итеп ачу — де́лать больши́е (кру́глые) глаза́, смотре́ть больши́ми глаза́ми (на кого, что-л.)
күз(ләр)ен йомдыру — закры́ть глаза́ ( умирающему)
күз(ләр)ен мөлдерәтеп (тутырып) карау — смотре́ть сквозь слёзы (печа́льно)
күз(ләр)ен сөзеп карау — смотре́ть, посмотре́ть исподло́бья
күзен томалау — закры́ть глаза́ (кому-л.)
күзен чыгарганчы (әйтү) — сказа́ть пря́мо в глаза́; ре́зать пра́вду-ма́тку в глаза́
күзен чыгару — вы́колоть глаз, вы́бить глаз, ослепи́ть
күзеннән агыза да тора — глаза́ на мо́кром ме́сте; глаза́ не просыха́ют
күзеннән ут уйнату (чәчү) — пронзи́ть жгу́чим взгля́дом
күзенә басу — угада́ть то́чно
күз(ләр)енә йотылу (текәлү) — при́стально смотре́ть в глаза́ (кому-л.); впе́риться глаза́ми
күзенә каратып тоту — приворожи́ть
күзенә керергә тырышу — добива́ться расположе́ния (кого-л.); стреми́ться понра́виться (кому-л.); лезть на глаза́ (кому-л.)
күзең чыкканмы (әллә)! — прост. осле́п, что ли!
күзләр мәңгегә (мәңгелеккә) йомылу — засну́ть (усну́ть) ве́чным (моги́льным, после́дним) сном
күз(не) алмау — не своди́ть (спуска́ть) глаз
күз(ләр)не ачык тоту, күзне ачып йөрү — быть осторо́жным (осмотри́тельным), внима́тельным; гляде́ть в о́ба
күз(ләр)не гарешкә терәп — упова́я на бо́га
күзне йомып — с закры́тыми глаза́ми; не размышля́я, недо́лго ду́мая
күз(не) йөртү (йөгертү) — оки́нуть взгля́дом, пробежа́ть глаза́ми
күз(ләр)не кан басу (кан алу) — налива́ться кро́вью ( о глазах); рассвирепе́ть
күз(ләр)не кая яшерергә белмәү — не знать, куда́ глаза́ дева́ть/деть
күзне күзгә текәп (төбәп, терәп) — впе́рившись глаза́ми друг в дру́га (разговаривать, стоять и т. п.)
күз(ләр)не чагырайту — вы́таращить глаза́
күз(ләр)не челәйтү (челәйтеп карау) — смотре́ть (наблюда́ть, глазе́ть прост.) вы́таращенными глаза́ми (вы́таращив глаза́)
күз(ләр)не челт-челт йому — хло́пать глаза́ми
күз(ләр)не шар итеп ачу — вы́таращить (вы́пучить) глаза́ (от удивления, изумления или испуга)
- күз акаю- күз алару
- күз алды
- күз алдында
- күз алдыннан китмәү
- күз аллары караңгылану
- күз ату
- күз ачкысыз
- күз ачтырмау
- күз дә ачтырмау
- күз ачылу
- күз бетү
- күз бетәшү
- күз буу
- күз буучы
- күз йому
- күз калмау
- күз көеге
- күз көеге булу
- күз күгәрү
- күзләр күгәрү
- күз күргән
- күз кызу
- күз кырые белән генә
- күз кырые белән карау
- күз кырые белән генә карау
- күз чите белән карау
- күз койрыгы белән карау
- күз маңгайга менү
- күзләр маңгайга менү
- күз нурым
- күз өстендә каш кебек
- күз өстендәге каштай
- күз салу
- күз ташлау
- күз тию
- күз тидерү
- күз тигезү
- күз тону
- күзләр тону
- күз тоткан
- күз тотып йөргән
- күз төшү
- күзләр уйнау
- күз ут булу
- күзләр ут булу
- күз үлчәме белән
- күз үлчәве белән
- күз җитү
- күз чагылу
- күзләр чагылу
- күз шар булу
- күзләр шар булу
- күзләр шардай булу
- күзләр шарланып китү
- күз эленү
- күз явын алу
- күз явын алып тору
- күз явын алырлык
- күз яше түгү
- күзгә ак-кара күренмәү
- күзгә карап
- күзгә күренү
- күзгә ташлану
- күзгә төрткесез караңгы
- күзгә чалыну
- күздә тоту
- күздән калу
- күздән кичерү
- күздән уздыру
- күздән үткәрү
- күздән төшерү
- күздән төшү
- күздән утлар күренү
- күзгә утлар күренү
- күздән ычкындырмау
- күздән югалтмау
- күздән яздырмау
- күздән язу
- күзе ачылмаган
- күзе ачык
- күзе тону
- күзләре тону
- күзе яшьле
- күзләре яшьле
- күзен бәйләү
- күзләрен бәйләү
- күзен тозландырып
- күзләрен тозландырып
- күзне тозландыру
- күзенең агын әйләндереп карау
- күзең тишелеп чыккыры
- күзне камаштыру
- күзләрне камаштыру
- күзне кыздыру
- күзне кызыктыру
- күзләрне кыздыру
- күзләрне кызыктыру
- күзне текәү
- күзне төбәү
- күзне уйнату
- күзләрне уйнату
- күзне чагылдыру
- күзләрне чагылдыру
- күзне чагылдырырлык
- күзләрне чагылдырырлык
- күз тоту
- күзгә бәреп әйтү
- күзгә төртеп әйтү
См. также в других словарях:
йөрү — 1. Атлап урыннан урынга күчү. Атлау сәләтенә ия булу, хәрәкәт итәрлек хәлдә булу. 2. Хәрәкәттә булу, хәрәкәт итеп тору 3. Транспортта хәрәкәт итү 4. Кая да булса баргалап тору эшкә й. 5. Үтү, керү, чыгу капкадан йөреп булмый 6. Йөреш ясау… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
өлгәшү — Нәр. б. үз вакытында эшли алу, башкарып чыгу. Кая да булса билгеле бер вакытка барып җитү, килеп җитү 2. Үсеп утырган игеннәр, яшелчә, җиләк җимеш тур. : ашамлык итеп әзерләрлек хәлгә җитү, пешү; ашарлык хәлгә килү 3. Пешерелеп, кыздырылып яки… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
басу — I. и. Культуралы үсемлекләр үстерелә торган җир мәйданы, иген кыры. Иген кырының аерым бер иген үскән өлеше үлән басуы. БАСУ КАПКАСЫ – Авылдан кырга чыгу юлларында корылган капка, кыр капкасы. II. БАСУ – ф. 1. Аякка калкыну, вертикаль хәлгә килү … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
җитешмәү — 1. Алу бирү, сату итү һ. б. матди байлыклар белән бәйләнгән эштә керемгә караганда чыгымның артып китүе, ялгышлык я урлау сәбәпле акча яки материалның җитмәве 2. Җитешмәгәнлек (2) Берникадәр җитмәү, кирәк кадәрле булмау, җитәрлек булмау 4.… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге